Россиядә тәмәке тартучыларның саны кимегән
Соңгы алты елда тәмәке тартучыларның саны кимү күзәтелә. 2016 елда олы кешеләрнең 31 проценты тарткан, бу, 2010 ел белән чагыштырганда, 10 процентка азрак.
13-15 яшьлек үсмерләр арасында, 2004 ел белән чагыштырып әйткәндә, тәмәке көйрәтүчеләрнең саны өч тапкырга кимегән. Тикшеренүчеләр китергән мәгълүматлар буенча, ир-атлар тәмәке белән үсмер вакытта ук дуслашса, хатын-кызлар аны 30 яшьтән соң үз итә. тәмәке тартучыларның саны кимү сигарет рекламасын тыю белән бәйле, дип яза «Известия».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа