Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасында электрон дәреслекләр белән куллана башладылар

Татарстан Республикасының барлык укытучылары һәм укучылары башлангыч сыйныф укучылары өчен электрон дәреслекләр белән куллана ала.

Әлеге мөмкинлек ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге», «Федоров» басма йорты һәм «Кирилл и Мефодий», «Рукарта» компанияләре килешүендә булдырылды.

2014 елда Татарстанда электрон дәреслекләр белән куллану пилот проект кысаларында бушлай башкарыла. 2015 елдан кирәкле дәреслекләрне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сатып алачак.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының №1047 боерыгы буенча 2015 елның 1 гыйнвареннән барлык дәреслекләрнең басма формасы белән беррәттән мәҗбүри рәвештә электрон форамсы да булырга тиеш.
Димәк, укытучылар бүгеннән үк үз профессиональ эшчәнлегендә электрон китаплар куллануга әзер булырга тиеш.

Система үз эченә төп укыту предметларын кертә: рус теле, инглиз теле, әдәбият, математика, музыка, технология, физкультура һәм башкалар.

Дәреслекләр белән кулланыр өчен «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» мәгълүмати системасына логин һәм пароль аша кереп, «Дистанцион мәгариф» бүлеген сайларга кирәк.
«Федоров» басма йорты дәреслекләре Россия һәм чит ил буенча 900дан артык шәһәрлщрдә тарала. Дәреслекләргә кызыксыну артканнар артып бара.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» мәгълүмати системасына 900 мең кулланучы теркәлгән, шуларның: 460 меңе - укучылар, 350 мең - әти-әниләр һәм 90 меңе - укытучылар.

http://mic.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса