Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә электрон хезмәт килешүе булдырылырга мөмкин

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте электрон хезмәт килешүе булдыру, шул исәптән аны телефон яки компьютер аша рәсмиләштерү өстендә эшли.

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте электрон хезмәт килешүе булдыру, шул исәптән аны телефон яки компьютер аша рәсмиләштерү өстендә эшли. Бу хакта Сочида идарә тармагы башлыгы Всеволод Вуколов Россия инвестиция форумында җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС.

"Без икътисад үсә торган дәвердә яшибез. Хезмәт мөнәсәбәтләре заман дәрәҗәсенә күчәргә тиеш", - дип саный Вуколов.

"Электрон хезмәт килешүе кертү тәкъдиме тормышыбызны җайлырак итү өчен исәпкә алынырга тиеш. Заманча шартларда телефоннан яки компьютердан хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү һәм хезмәт канунын тулаем куллана алу мөмкинлеге булу - бу бик мөһим мәсьәлә", - дип саный Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте башлыгы.

Ул идарә тармагында шуңа охшаш тәҗрибә барын - "Россиядә эш" түләүсез электрон базасы төзелүен һәм аның аркылы илнең төрле почмагында эш табу мөмкинлеге, анда ничек барырга кирәклеге, онлайнда беренче әңгәмә үткәрү мөмкинлеге бирүен билгеләп үткән.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса