Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә азык-төлек картасы бирелә башлаячак

Моның өчен махсус электрон азык-төлек сертификаты булдырылып, аның буенча гражданнар ашау-эчү әйберләре сатып алачак.

Программа 2017 елда башланырга тиеш. Быел Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмнең күләмен һәм аның чыганакларын билгелиячәк. III кварталда ярдәм алырга тиешле кешеләрне ачыклау планлаштырыла. Якынча исәпләүләр буенча 2017 елда бу максатта 140 млрд сум акча, 2018 елда 214,2 млрд сум акча кирәк булачак.

Әлеге карта буенча куллану вакыты тиз чыга торган, үзебезнең илдә генә җитештерелгән азык-төлекне алып булачак. Исемлектә сөт ризыклары, балык, ит, йомырка, яшел тәмләткечләр бар. Ә менә ярмалар, консервалар, алкоголь, тәмәке исемлектә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса