Россиядә азрак үлә башлаганнар
Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, Россиядә 13,6 мең кеше азрак үлгән.
Сәламәтлек саклау министрлыгы белдергәнчә, туберкулездан үлүчеләр саны − 16, сулыш органнары авыруларыннан − 9,5, аш кайнату системасы авыруларыннан − 4,6, кан әйләнеше системасы чирләреннән үлүчеләр саны 3 процентка кимегән. Башка сәбәпләр аркасында дөнья куючылар исә 10 процентка азайган. Ә гомер озынлылыгы Русиядә 2016нчы елда 0,5 елга арткан. Соңгы биш елны карасак, гомер озынлыгы 1,6 елга артып, 72 яшькә җиткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа