Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия Төркия белән хәрби-техник хезмәттәшлекне туктата

Бу хакта Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Кожин белдерде.

Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Кожин, Россия Төркия белән хәрби-техник хезмәттәшлекне туктата, дип белдерде, дип яза «Известия».

"Безнең Төркия белән хәрби-техник хезмәттәшлек күләме зур түгел, җитди проектлар турында сөйләргә туры килми. Детальләр, комплектлау чаралары белән үзара алмаш кына бар иде", - дип билгеләп үтте Кожин басмага биргән әңгәмәсендә. Шулай ук бу проектлар да ябылачак.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россия Президенты Владимир Путин шимбә "РФ илкүләм куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары һәм РФ гражданнарын җинаять һәм башка хокукка каршы чаралардан саклау һәм Төркия Республикасына карта махсус икътисади чаралар куллану турында"гы указ имзалады, дип яза "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса