Россия синоптиклары 2016 елны тарихта иң җылы ел дип атады
Дөньяда уртача еллык температура 10 ел эчендә 0,18 градуска күтәрелгән. Россиядә исә ул 2,5 тапкыр тизрәк үсә.
Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе, метеокүзәтүләр тарихында 2016 ел иң җылысы, дип җиткерде. Бу хакта Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Александр Фролов хезмәтнең коллегия утырышында хәбәр итте.
Дөньяда уртача еллык температура 10 ел эчендә 0,18 градуска күтәрелгән. Россиядә исә ул 2,5 тапкыр тизрәк үсә. Соңгы 10 ел эчендә температура үсеше Россиядә 0,45 градусны тәшкил итә.
Җылынуның минуслары булган кебек үк плюслары да бар. Бер яктан, җир эшкәртү мәйданнары киңәя, тискәре ягы - мәңгелек туңлык деградациясе биналар һәм торбаүткәргечләрнең җимерелүенә китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа