Россия самолетлары интернетлы булачак
Самолет бортларында киң кырлы элемтә урнаштыру эшен Россия спутниклары ярдәмендә тормышка ашырмакчы булалар. Җиһазларны "Космическая связь" берләшмәсе эшләргә планлаштыра.
Пилот проектын киләсе елга тормышка ашырмакчылар. Самолет корпусына сигналны кабул итеп алу өчен махсус антенна урнаштырылырга тиеш. Ул самолеттан күпкә югары булган (самолет җирдән 10 чакрым биеклектә очса, спутник 36 мең чакрым биеклектә) спутниктан сигналны кабул итеп ала. Шуннан сигналны инде салонга биреп булачак. Анда гадәти ул гадәти Wi-Fi буларак таратыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia