Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия Президенты: “Вакытны янга калдыра башладым”

Россия Президенты Владимир Путин, "Туры линия" барышында беренчеләрдән булып килгән сорауларның берсенә җавап биреп, азык-төлеккә бәя артуны шул исәптән "кеше кулы тию нәтиҗәсе" дип атады.

Бәя арту турындагы сорауга җавап биргәндә, ил башлыгы, РФ Хөкүмәте елына уртача 12,9 процент дәрәҗәсендәге инфляция турында сүз йөртә, дип билгеләп үтте. Туклану продуктларына бәя артуның инфляциягә керткән өлеше зур. Узган ел башында бәяләр сизелерлек арткан - 14 процентка. Әмма өченче кварталда азык-төлекнең төп төркемнәренә бәяләр кимегән. 2016 ел башында арту 2,2 процент тирәсе тәшкил иткән.

"12,9 процент - бу аз түгел. Әмма азык-төлеккә аерым игътибар юнәлтү зарур. Аңа бәя арту - билгеле бер дәрәҗәдә кеше кулы тию нәтиҗәсе дә. Без, Көнбатыш санкцияләренә җавап итеп, чит илләрдән туклану продуктлары кертүгә чикләүләр керттек. Бу адымга, моның авыл хуҗалыгын үстерүгә шартлар булдырачагын, базарны бушатачагын исәпкә алып, бардык. Шулай килеп чыкты да", - диде В.Путин. Аның сүзләренчә, тулаем эчке продукт һәм сәнәгать күләме түбәнәю фонында авыл хуҗалыгы үсеше 3 процент тәкшил иткән. Бу икътисадыбызның һәм кешеләр тормышының сизелерлек өлеше, дип саный В.Путин.

"Бу уңай нәтиҗә бирәчәк, азык-төлек иминлеген арттырачак, авылда тормыш шартларын яхшыртачак. Моның вакытлыча күренеш булуына өметләнәм. Базарны үзебезнең ил азык-төлек продуктлары белән тулыландыру барышында бәяләр тотрыкланачак ", - диде ул.

Россия Президенты үзе нәрсәдә экономияли башлады, дигән сорауга ул: "Вакытны янга калдыра башладым. Ул - иң кадерле нәрсәбез", - дип җавап бирде.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса