Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия мәктәпләрендә яңа фән барлыкка килергә мөмкин

Тиздән Россия мәктәпләренә кертелергә мөмкин фән шактый яңгыравык исем алган - финанс грамоталылыгы дәресе.

Мәктәп бетерүчеләрнең финанс мәсьәләләре буенча белеме сай булу турында сөйләшүләр күптән бара иде инде. Ниһаять, сүздән эшкә күчәргә булганнар, ахры. РФ Финанс министрлыгы тәкъдиме нигезендә, киләсе уку елы башыннан биш төбәктә әлеге фәнне укытып карарга уйлыйлар. «Тәҗрибә куяннары» арасында әлегә Татарстан юк. Проект уңышлы булып чыкса, 2018 елга Россиянең барлык төбәкләрендә дә әлеге яңа дәрес инде укыту программасына кертелергә мөмкин.

Дәрестә бюджет төзеп, акча санап кына утырмаячаклар. Укыту барышында 30 төрдән артык дәреслек сыналачак. Кече сыйныфлар өчен (Фән беренче сыйныфтан ук укыта башлауны күздә тота. - С.Б.) махсус уеннар булдырылса, өлкән сыйныф укучыларына лекцияләр укылачак, студентлар өчен исә тренинглар һәм семинарлар уздыру каралган.

Башланган гына вакытта яңа дәрес мәҗбүри куелмас, факультатив буларак кына укытылыр, мөгаен, дип хәбәр итә "Шәһри Казан.

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250