Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Россия Мисыр белән авиаэлемтәләрне яңартырга әзер

Россия Мисыр белән авиаэлемтәләрне яңартырга әзер, дип яза INTERFAX.RU. Россия Президенты Владимир Путин Мисырда булган эшлекле сөйләшүләрдән соң шулай дип хәбәр итте.

– Россиянең куркынычсызлык хезмәте Мәскәү белән Каһирә арасында туры авиарейсларны ачарга әзер дип җиткерде. Мисырга очышларны яңарту турында хөкүмәтара беркетмә төзисе бар. Ул якын арада булачак, – дип вәгъдә бирде Путин.

Аның сүзләренчә, Синай өстендә булган авиаһәлакәттән соң Мисыр хакимияте аэропортларда куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү буенча зур эш башкарган.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса