Россия имамнары Казанга җыела
Казанда 13 июньдә "Милли тормыш һәм дин" дип аталган V татар дин әһелләре җыены үткәрелә.
Чарада дин әһеллләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм рәсми кунаклар, җәмгысе 900гә якын кеше чакырылган. Җыенны Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Президенты каршында дин эшләре идарәсе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Үзәк мөселманнар Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы оештыра.
14 июньдә форумга килгәннәр Изге Болгар җыенында катнашачак.
http://dumrt.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа