Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

«Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» кушымтасы эшли башлады

Кушымтаның сынау версиясендә мәгълүмати һәм интерактив эчтәлектәге алты рубрика бар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм итәргә сәләтле кушымта булдырды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.


«Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» кушымтасы гадәттән тыш очракларда эш итү буенча ярдәмче ролен башкара. Аны онлайн-кибетләрдә барлык мобиль кушымталарда бушлай күчереп алырга мөмкин.


Кушымта куркыныч хәл килеп туганда ориентлашырга һәм тиз арада мәгълүмат табарга, коткару хезмәтләрен чакыртырга һәм геолокацияне күзәтергә ярдәм итә.


Хәзерге вакытта кушымтаның сынау версиясендә мәгълүмати һәм интерактив эчтәлектәге алты рубрика бар. Аларда гадәттән тыш хәл килеп туган очракта эш итү буенча үз белемнәреңне һәм торакның куркыныч хәлләргә әзерлеген тикшерергә мөмкин.

Киләчәктә кушымтага яңалыклар һәм һава торышының бозылуы, шторм кисәтүе турында хәбәрләр дә өстәләчәк. Туристлык төркемнәрен теркәү мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса