Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия фәненең киләчәге өметле

11 апрель көнне шәһәребезнең 2 нче лицеенда "Татнефть" компаниясе "Сәләтле балалар" Хәйрия фондының "Укучылар - XXI гасыр фәненә" төбәк фәнни-гамәли конференциясе булып узды.

Компания 2004 елдан алып "Сәләтле балалар" фонды аша талантлы укучыларга ярдәм итү буенча зур эш башкара. Әлеге конференция ел саен уздырылып, анда төрле фәннәр буенча фәнни эшләр язучылар барлана. Беренче көннән башлап бүгенгә кадәр барлыгы 8 конференция үткән һәм аларда 1200 укучы катнашкан. Биредә җиңү яулаган балаларга ясалучы иң зур бүләк - ул "Киләчәккә бер адым" Бөтенроссия программасы кысаларындагы "Яшьләр Академиясе" мәктәп-семинарына юллама. Биредә укучылар М.В.Ломоносов исемендәге МГУ һәм Н.Э.Бауман исемендәге МГТУ галимнәре җитәкчелеге астында үз проектлары өстендә эшләүне дәвам итәләр. Менә бит нинди мәртәбәле бүләк! "Татнефть"нең яшь буынга мәктәп эскәмиясеннән үк дәрәҗәле уку йортында бөек галимнәр белән аралашу мөмкинлеге тудыруы аерым игътибарга лаек. Узган ел конференциядә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарыннан 164 укучы катнашкан, шуларның 10 сы "Яшьләр Академиясе"ндә дипломнар һәм махсус бүләкләр белән билгеләнгән.

"Сәләтле балалар" фондында тагын бер күркәм традиция сакланып килә: төгәл фәннәр буенча республика олимпиадаларына иң яхшы укучыларны әзерләү буенча мастер-класс сәгатьләре оештыру. 2011 елда Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Түбән Кама шәһәрләреннән 45 өлкән сыйныф укучысы Бөтенроссия математика читтән торып уку мәктәбе мөгаллимнәре, М.В.Ломоносов исемендәге МГУ һәм МФТИ галимнәре җитәкчелегендә укулар узган. Нәтиҗәдә, 9 бала математика һәм физика буенча республика күләмендәге олимпиадаларда призлы урынга ирешкән.

Эшчәнлек җәелдерү чорында фонд төрле форумнарда чыгыш ясаган 627 кешегә ярдәм күрсәткән һәм 736 укучыны, 388 укытучыны бүләкләгән. Фонд тарафыннан аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган сәләтле балаларга һәм ятимнәргә ай саен стипендияләр өләшенүе дә мәгълүм. Бүгенге көнгә 62 укучы аңа лаек булган.

Быелгы "Укучылар - XXI гасыр фәненә" конференциясе дә уңышлы булды. Төгәл фәннәрне үз иткән һәм башка юнәлешләрдә дә үзенчәлекле ачышлар ясаган укучыларның күплеге сөендерде. "Сәләтле балалар" Хәйрия фонды комиссиясе рәисе Л.Садчикова билгеләгәнчә, агымдагы елда нефть төбәге вәкилләре генә түгел, ә Мөслим, Апас, Актаныш, Әгерҗе районнары, Яр Чаллы, Алабуга, Чистай, Казан шәһәрләре мәктәпләрендә белем алучылар да катнашты. Шулай итеп, комиссиягә тәкъдим ителгән 400 дән артык эш арасыннан 133 е сайлап алынып, конференциядә барлыгы 162 укучы көч сынашты.

2 нче лицейга җыелучыларны бу көнне "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Р.Мөхәммәдиев, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары В.Самойлов, мәгариф идарәсе начальнигы Н.Хәйдарова, АГНИ ректоры А.Емекеев, КНИТУ-КАИ Әлмәт филиалы директоры М.Гарифуллиналар сәламләде. Рөстәм Нәбиуллович укучыларның яшьтәшләренә, кечкенә балаларга үрнәк булып торуларына басым ясап, аларның фикерләрен, төрле өлкәләрдә ясаган фәнни ачышларын башкаларга җиткерү кирәклеген әйтте, шуңа да мондый конференцияләрне уздыру, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге ел саен тудырыла. А.Емекеев укучыларның эшләрен бер хезмәткә туплаганда һәм мәктәпләргә таратканда тагы да яхшы булачагын ассызыклап, институт акчасына китап чыгарырга теләге барлыгын белдерде. Анда чыгыш ясаган һәммә кешенең дә фәнни эше урын алачак.

Пленар өлеш ахырында 2 нче лицей укучысы М.Салахованың БДИ мәсьәләләре төгәллеге турындагы чыгышы тыңланды. Ә аннан соң укучылар секцияләргә бүленеп, эшчәнлекләрен дәвам итте.

Нәтиҗәләргә килгәндә, 43 доклад билгеләнде, 52 укучы бүләкләнде, 4 кеше югары уку йортлары дипломнарына лаек булды. Җиңүчеләрне "Татнефть" ААҖнең кадрлар бүлеге начальнигы урынбасары Г.Гарифуллина тәбрик итте.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Ф.Вәлиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250