Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

һәркемгә шартлар тигез дәрәҗәдә тудырылган

Якшәмбе көнне әлмәтлеләр Дәүләт Думасына яңа депутатлар сайлаячаклар. Сишәмбе Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин әлеге мөһим чара уңаеннан матбугат конференциясе уздырды.

Видеоконференциядә искәртелгәнчә, быелгы сайлаулар алдагыларыннан аерыла. 225 депутат бер мандатлы сайлау округлары, тагын шуның кадәре партия исемлеге буенча сайланачак. Республикада 43 бер мандатлы сайлау округы теркәлгән. Сайлауларда республикада 14 сәяси партия катнашачак.
Агымдагы елда күзәтүчеләр өлкәсендә дә үзгәрешләр бар. Сайлау участогында һәр партиядән ике генә күзәтүче була ала, артыгы рөхсәт ителми. Тавыш бирү таныклыгы бу көнне сайлау участокларында була алмаганнарга да сайлауларда катнашу мөмкинлеге тудыра. Дөньяның 147 илендәге Россиянең илчелеге һәм консуллыгында сайлау участоклары оештырылган. Сайлау агитациясе 17 сентябрьгә кадәр генә рөхсәт ителә.
- Барлык партия һәм кандидатларга тигез шартлар тудырылды. Сайлаучылар белән очрашу өчен аудиторияләр белән тәэмин ителделәр. Әзерлек үтә күренмәле һәм демократик шартларда бара, - диде Әгъзам Гобәйдуллин.
Быел беренче тапкыр тавыш бирергә тиеш яшьләрнең саны 33 мең тәшкил итә. Алар актив катнашыр дип көтелә.
Дәүләт Думасына сайлаулар белән беррәттән бу көнне республикада 36 муниципаль районда җирле үзидарә органнарына да депутатлар сайланачак. Хәбәр иткәнебезчә, 18 сентябрьдә без иртәнге сәгать 8 дән кичке 8 гә кадәр тавыш бирә алабыз. Сайлауларга битараф калмыйк! Ил язмышы, безнең яклы законнар үзебезнең кулда
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса