Ришвәт бирүчеләргә карата җинаять эше кузгатылды
РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары Чиләбе өлкәсендә яшәүче 60 яшьлек К. белән 31 яшьлек Р.га карата җинаять эше кузгаттылар. Алар бер төркем кешеләрнең алдан килешенеп ришвәт бирүен күздә тоткан маддәдә каралган җинаятьне кылуда шикле дип табылдылар.
Тикшерү версиясе буенча, 13 мартта аталы-уллы бу кешеләр Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең бер эш бүлмәсендә икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлеге начальнигы урынбасарына куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче исерткеч эчемлек саткан өчен җавапка тартмасын дип 20000 сум акча «төртәләр». Ирләр гаепләрен танымый. Тикшерүче аларны сак астына алуны кирәк тапкан. Хәзерге вакытта дәлилләр җыю буенча эш бара. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа