Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рифкать Миңнеханов эш визиты белән Әлмәттә булды

Әлмәттә эш визиты белән ТР ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов булды. Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлегенең баш дәүләт инспекторы гражданнарны кабул итү өчен килде.


Визит кысаларында Рифкать Миңнеханов 35 нче "Маленькая страна" балалар бакчасында да булды. Аны Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, Әлмәт эчке эшләр бүлеге башлыгы Дамир Гарипов, ЮХИДИ бүлеге башлыгы Валерий Гыйздәтуллин озатып йөрделәр.

Кунакларны юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары каршылады. Алар бакча балалары белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнәләр. Балалар бакчасында бу тематик атна юлларда иминлеккә багышлана. Рифкат Миңнеханов бәләкәчләрне урамда һәм юлларда үзләрен дөрес тоту кагыйдәләренә өйрәтү эшенең куелышы белән танышты, балалар белән аралашты. Баш дәүләт инспекторы балалар бакчасында хәрәкәт иминлегенә өйрәтүне югары бәяләде, балалар бакчасына ЮХИДИ идарәсе исеменнән 4 велосипед бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250