Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Резедә Сәләхова белән Артем Пискунов бүген, иртәгә дип нәрсә көтә?

- Март башында ирем Артем Пискуновның туган ягы Мөслимдә "Артем Пискунов һәм Резедә Сәләховадан театраль концерт" дигән тамаша куеп килдек.

Бу концерт беренче тапкыр былтыр 20 апрель көнне Казанда үткән иде. Бу юлы туган як булгач, бигрәк тә борчылдык. Концерт гөрләп "на ура" үтте. Якташларыбыз канәгать калды кебек. Тагын чакырып калдылар. Казан тамашачысы интернетта Мөслим афишасын күреп: "Казанда кайчан була? Былтыр бик күңелле булган иде!" - диләр. Тик бүгенге көндә зал тутыру бик җиңелләрдән түгел. Насыйп булса, Казанда да кабат булыр әле!
Шәхси тормышта үзгәрешләр юк әлегә. Артем белән җырлап-биеп яшәп ятабыз. Ипотекага фатир көтәбез. "Көтәргә күп калмады" дип вәгъдә итәләр. Фатирыбыз минем туган ягым Залесный бистәсеннән булырга тиеш. Әлегә Киров районында фатир "снимать" итәбез, - ди Резедә.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса