Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республикада «Татарстан кешесе картасы»н өләшәләр

16 сервислы әлеге җайланма һәр татарстанлының тормышын җиңеләйтергә сәләтле ди белгечләр.

Аерым алганда, әлеге пластик карталарга кагыйлмыйча түли торган һәм транспорт кушымтасы, электрон хезмәтләрдән файдаланырга мөмкинлек бирүче социаль кушымта, хуҗасының электрон имзасы кертелгән. Әлеге карталарны беренчеләрдән булып Яшел Үзәндә тарата башлаганнар. Биредә барлыгы 75 меңләп кешене "электронлаштыру" күздә тотыла.
Карталар фәкать кешенең шәхси теләге белән генә шәһәрдә оештырылган 7 пункт аша таратыла. Аны алу өчен паспорт кына таләп ителә. Картада хуҗасының фотосы, исем-фамилиясе һәм атасының исеме, СНИЛС номеры кертелә. Сакланылган чипта аның туу датасы, паспорт һәм медицина полисы номерлары булачак.
«Татарстан кешесе картасы» моңа охшаш продуктларда беренче тапкыр кулланылган үзенчәлекләргә ия. Мисал өчен, аны бер килүдә 10 минут эчендә ясатып алырга була. Шунда ук анда шәхси электрон имза да кертелгән. Өстәвенә «Татарстан кешесе картасы»н яңартасы булмаячак - яңа кушымталар чыккан очракта аны бары тик картага өстәтәсе генә кала.
Әлеге пластик карта ярдәмендә табиблага язылырга (анысы, үз чиратында, пациенты хакында медицина мәгълүматын тиз таба алачак), пособияләр хакында мәгълүматларны белергә мөмкин булачак.
Бүген әлеге карта белән эшләү мөмкинлеге хакында республикада 100 сәүдә оешмасы хәбәр итә.
Россиядә беренче тапкыр кагылмыйча эшли торган системаны Яшел Үзәннең бөтен транспорты булган җәмәгать транспортына урнаштырганнар.
Әлеге проект Татарстан хөкемәте, Mastercard халыкара түләү системасы һәм берничә банк-партнер ярдәмендә тормышка ашырыла.
Әлбәттә, мондый уникалә системаны булдыру өчен әйбәт әзерлек һәм халыкның финанс яктан грамоталы булуы кирәк. Белгәнебезчә, бу яктан республика халкыннан үрнәк алырга була. Кем әйтмешли, без булдырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса