Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы туры элемтәгә чыкты

Кичә "Луч" каналында район башлыгы Айрат Хәйруллин туры эфирда әлмәтлеләрнең сорауларына җавап бирде.

Ике көн дәвамында "кайнар линия"гә 150 дән артык сорау, тәкъдим кабул ителгән иде. Туры элемтә барышында вакыт тар булу сәбәпле, аларның иң мөһимнәре генә игълан ителде, шулай ук турыдан-туры эфирга телефон аша әлмәтлеләр дә кушылды һәм үзләрен борчыган мәсьәләләрне җиткерде. Район башлыгы адресына бик күп рәхмәт сүзләре дә яңгырады, бу аңлашыла да, соңгы елларда Әлмәт күләмле үзгәрешләр кичерде, бүген дә шәһәрдә һәм районда эш кайный, яңа проектлар гамәлгә ашырыла.

Кабул ителгән барча сорауларга да җаваплар ӘМРның рәсми сайтына урнаштырылачак, шулай ук иң кызыклары "Әлмәт таңнары" газетасының җомга санында басылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса