Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Район башлыгы тавыш бирде

Көннең беренче яртысында район башлыгы Айрат Хәйруллин 433 нче санау участогында тавыш бирде.

Бүген - "Бердәм Россия" партиясеннән РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар өчен алдан тавыш бирү көне.

- Праймериз яки алдан тавыш бирү - "Бердәм Россия" партиясенең уникаль проекты. РФ Дәүләт Думасына кандидатлыкка кандидат булуга кешенең лаек булу-булмавын халык үзе хәл итә һәм бу бик мөһим, - диде район башлыгы.

Ул шулай ук Әлмәт бер мандатлы округы буенча 3 кандидат теркәлүен, федераль исемлек буенча - 42 кандидат булуын хәбәр итте. Боларның барысы да партиянең ачыклыгын, халык мәнфәгатьләрен яклардай җитәкче-хуҗаларны үз сафына алырга әзер булуын күрсәтә, дип билгеләде Айрат Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса