Җәмгыять

Район башлыгы Петуховка бистәсеннән канәгать түгел

Шәһәр күле суын норматив торышка китерү максатын күз уңында тоткан эшләр 15 майга төгәлләнергә тиеш - район башлыгы Айрат Хәйруллин тиешле службаларга әнә шундый бурыч куйды.

Петуховкада булып узган күчмә киңәшмә барышында күлгә кушылучы инешләр, яр буйларына бәя бирелде. Проблемаларның барысы да биредә үзәк канализация булмау белән бәйле. Моннан тыш, бистә янында 800 мм диаметрлы дренаж торбасы булуы да ачыкланган. Ул территорияне киптерү өчен урнаштырылган булса да, халык аны канализация агым суларын түгү өчен җайлаштырган, ә әлеге торба күлгә барып тоташучы инешкә чыга икән. Экологлар әлеге зонадагы сәнәгать предприятиеләрен өйрәнү белән дә мәшгуль.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Район башлыгы Петуховка бистәсеннән канәгать түгел
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять