Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы кубогын Әлмәт балалары отты

Әлмәт муниципаль районы башлыгы кубогына Бөтенроссия балалар теннисы турниры тәмамланды.

Анда Россиянең тугыз шәһәреннән 31 кыз һәм 30 малай көч сынашты. Әлмәтлеләр турнирда сынатмады. 12 яшь һәм аннан да яшьрәкләр арасында Илья Симакин беренче урын алды. Виолетта Бородина кызлар арасында өченче урынга чыкты. 16 яшьлекләр категориясендә Адель Гарифуллин, Екатерина Дәүләтова беренче, Данила Захаров икенче урын яулады. Катнаш парлар арасындагы уенда Виолетта Бородина һәм Илья Симакин, Екатерина Дәүләтова һәм Данила Захаров беренче урын алып, Әлмәттә тенниска зур игътибар бирелүен тагын бер кат расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса