Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы авыл халкына премия өләште [+ФОТОЛАР]

Айрат Хәйруллин кулыннан лаеклы бүләкләр бөтенесенә дә эләкмәде...

Сүз урып-җыю кампаниясенә лаеклы өлеш керткән хезмәт алдынгылары хакында. Район башлыгы кичә районда кызган урак өсте белән танышу ниятеннән хуҗалыкларда булып кайтты. Ул берничә алдынгы хуҗалыкта булып, эш барышын күрде, авыл хезмәтчәннәре белән аралашты. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан куелган бурычны үтәү һәм шул сәбәпле, бармак белән генә санарлык авыл хуҗалыгында тәүлек әйләнәсендә тир түккән фидакарьләрне бүләкләү максатыннан да оештырылган иде бу очрашу. Айрат Хәйруллин районда күптән килгән традиция буенча иң күп ашлык суктырган комбайнчыларга акчалата премияләр тапшырды. Бүләк алучылар арасында - Токарликов исемендәге хуҗалыктан Андрей Федосеев, «Союз-Агро» дан Илья Охотников.
Кагыйдә буларак, премиягә беренче тапкыр 500 тонна ашлык суктырган комбайнчылар, икенче һәм өченче тапкыр 250 шәр тонна суктырган алдынгылар өмет итә ала. Шунлыктан, аерата уңганнар ул премияне берничә тапкыр алырга өлгерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса