Җәмгыять

Раштуа төнендә 24 градуска кадәр салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый фаразлар белән уртаклашты.

Бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Урыны белән кар яварга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыш тарафтан исә, уртача тизлектә. Сак булыгыз, юлларда бозлавык саклана.

Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда бүген көндезге уртача һава температурасы - 11-16, көнчыгыш районнарда - 19, Әлмәттә - 11-14 градус салкын.

7 гыйнварга каршы төндә бераз кар ява, һава температурасы 13-18, көнчыгыш районнарда - 19-24 градус салкын булачак дип фараз кылына.

Реклама

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Раштуа төнендә 24 градуска кадәр салкынайта
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять