Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Районның 2025 елдагы нәтиҗәләре: үсеш, прогресс һәм бердәмлек

Сессиядә 2025 елга йомгак ясалды һәм 2026 елга бурычлар куелды.

Әлмәт районы һәм шәһәр Советының хисап сессиясе махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү темасыннан башланды. Сугыш хәрәкәтләре зонасына 644 тонна гуманитар йөк озатылган, ә техник ярдәмнең гомуми бәясе 700 миллион сумга якын дип бәяләнә. 269 сугышчы дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән. Сугышчыларга ярдәм итүчеләр арасында «Алсу» оек-оекбаш фабрикасы да бар. Ләкин җирле продукцияне алар гына файдаланмый һәм алар гына бәяләми.

– Халыкара космик станциягә космонавтлар өчен саклагыч оекбашлар җибәрелә. Аларны дөньяда беренче тапкыр «Алсу» белгечләре эшләгән һәм патентлаган. Фабрика Россия Федерациясе Оборона министрлыгы заказларын үти, – дип хәбәр итте Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова.

Узган ел 126 мең квадрат метр торак мәйдан файдалануга тапшырылган. Полевая ура-мында «Полянка» балалар бакчасы төзелеше төгәлләнгән. Балалар бакчасы заманча җиһазлар, уенчыклар, мебель, лифтлар белән тәэмин ителгән. 164 балага исәпләнгән сигез төркем эшли.  Перинаталь үзәк ачылды, ул район халкы өчен генә түгел, республиканың бөтен көньяк-көнчыгышына да хезмәт күрсәтә.

– Перинаталь үзәк махсус ярдәмнең тулы циклын тәэмин итә — йөклелекне планлаштыру этабыннан алып экстремаль авырлыгы түбән булган яңа туган балаларны тәрбияләүгә кадәр, — дип билгеләп үтте Әлмәт районы башлыгы.

Перинаталь үзәк Әлмәт районы күп профильле хастаханәсе структурасына керде. Җиде катлы комплексның мәйданы - 19 мең квадрат метр. Ул хатын — кызлар өчен 168 урынга һәм яңа туган сабыйлар өчен 85 урынга исәпләнгән. Алты шәхси бала тудыру залы каралган.

Әлмәт мәктәпләрен тәмамлау-чылар да инде берничә ел рәттән уңышлары белән сөендерә.

852 укучы 11 нче сыйныфны алтын һәм көмеш медальләр белән тәмамлады. БДИ буенча чыгарылыш сыйныф укучыларының уртача баллы тотрыклы рәвештә гомумроссия күрсәткечләреннән артып китә, – дип уртаклашты Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова.

Узган ел 23 гаилә фатирлы булган. Шулар арасында өч МХОда катнашучы да бар. 2025 елда 300 гә якын күп балалы гаиләгә җир участогы бирелгән. Бу 2024 елга караганда 3,5 тапкырга күбрәк.

Районда 77 километрдан артык юл ремонтланган. Әмма түрәләрнең эшендә җитешсезлекләр булуын да ассызыклап үтте район башлыгы.

Якташыбыз Фәрит Мөхәм-мәтшинны залдагылар үз кеше буларак җылы алкышлар белән каршыладылар. Ләкин, дәүләт эшлеклесе буларак, ул райондагы проблемаларны әйтми китә алмады.

– Салым бурычы бар. Ул 5,6% ка арткан һәм 2026 елның 1 гыйнварына 477,6 миллион сумны тәшкил иткән. Карагыз әле, зинһар. Мин дә бу мәсьәләгә Финанс министрлыгы белән бергә әйләнеп кайтачакмын, — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә кыенлыклар юк түгел.

– Мөгезле эре терлек һәм кош-корт саны 936 мең башка кимегән. Бу ярамый. Бу күрсәткечләрне ничек тулыландыруыгызны анализ-лагыз, – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә Әлмәт районы беркайчан да лидер булмаса да, бүген ул республикада эре мөгезле терлекләр һәм кош-корт саны буенча 42 нче урында тора.

Сессиядә шулай ук 2026 елга бурычлар да яңгырады. Алар арасында — федераль һәм автомобиль юлларны ремонтлау, коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең икенче этабы, урамнарны яктыр-туны яңарту. Моннан тыш 43 күп фатирлы йортта капиталь ремонт һәм 24 ишегалдын төзекләндерү планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса