Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Радик Юльякшин юл һәлакәтенә эләккән

Җырчы югалып калмаган - вакыйга булган урыннан мини-репортаж ясаган.

"Безне Уфа ничек каршы алдымы? Шәһәргә килеп керүгә үк, Үзәк базар яныннан барырга уйладык. Светофорга туктадык, шул вакыт берәү арттан килеп бәрелә... Юк урында килеп чыккан нәрсә!"- , дип сөйләде үзенең социаль битенә язылучыларга җырчы Радик Юльякшин. Һәлакәт урынына дәүләт инспекциясе хезмәткәрләрен чакырырга туры килгән, дип яза ufa1.ru порталы.

Җырчының машинасы әллә ни зыян күрмәгән, бераз гына бамперы бөгелгән.

Һәлакәттә гаепле булучы исә аңа, шаярып - сезнең белән танышасым килде, шуңа машина артыннан килеп кердем, дип белдергән.
http://tatar-inform.tatar/
Фото: http://salvatero.ru/music_id/lx24-otpuskau-tekst-pesni

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса