Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр тиен кадерле

Транспорт һәм милеккә салым түләү вакыты 1 ноябрь булуга да карамастан әлмәтлеләрнең яртысы диярлек бурычлы булып яши бирә (салым инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 116 мең кешегә хәбәр җибәрелгән булган).

Җир салымын түләү вакыты 15 ноябрьгә билгеләнгән. Бурычларны кичектереп түләгән очракта һәр көн өчен пени өстәлүе мәгълүм. Бәлки күпләр салымнары хакында хәбәрдар түгелдер, андыйлар өйләреннән чыкмыйча, интернетта "Шәхси кабинет" аша да моны ачыклый һәм түли ала.

ТР буенча РФ Федераль салым хезмәтенең 16 нчы районара инспекциясе начальнигы Радик Темирбулатов сүзләренә караганда, район бюджеты кесәсе аеруча оешма-предприятиеләр түләгән салым белән байый. Әмма беркемгә дә сер түгел, икътисадның "күләгәле" секторында беркөнлек фирмалар белән эшләүчеләр дә бар. Предпритияләр алар аша заказлар ясап, товарга куелган өстәмә бәя хисабына акча эшли. Кайберләренең шул рәвешле салымнан качып калу очраклары да билгеле. Салым органнарының мондыйларны ачыклауда тәҗрибәләре зур - күчмә салым тикшерүләр нәтиҗәсендә бюджетта кертелгән салым һәм җыемнарның күләмнәре саллы.

Юридик затлар фиктив чыгым булдыру һәм тиешле эш башкармыйча, хезмәт күрсәтмичә генә турыдан-туры булмаган салым буенча акча чигерүләр алу өчен беркөнлек фирмалардан гына файдалансалар, физик затлар "проблемалы" оешмалардан алган средстволарны акчага әйләндерә.

Мәсәлән, төбәктәге тикшерүләрнең берсендә хезмәткәрләре, төп средстволары булмаган һәм буш отчет тапшыру белән мавыккан проблемалы оешмада салымнар түләүдән качу схемасы ачыкланган. Ягъни оешма сатып алучылардан, субподрядчиклардан материаллар һәм төзү-монтаж эшләре өчен акчалар алган, аларны шунда ук физик затларның шәхси исәп-хисап счетларына күчергән. РФ Салым Кодексы нигезендә билгеле физик затларга керемнәренә декларация ясау кирәклеге турында хәбәрләр җибәрелгән. Шәхси эшмәкәрләр саналмаучы әлеге 16 затны тикшерү нәтиҗәсендә барлыгы 8 миллион сумнан артык суммада НДФЛ билгеләнгән.

Мәгълүм, бюджетка кергән һәр тиен кадерле. Шуңа да салым инспекциясе салым түләүчеләр белән "партнерлык" мөнәсәбәтләре урнаштыруны үз бурычы итеп куя. Әйткәндәй, салымыңны түләп, тыныч йоклаудан да яхшысы юк, җәмәгать.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250