Путин яңа технологияне төш бомбасыннан хәтәррәк дип атый
Путин фикеренчә, якын киләчәктә кешелеккә үсеш һәм яшәеш өчен бик катлаучы чор күзаллана.
Озакламый кешеләрне бирелгән характеристикалар буенча программалаштыра башлыйлар, - дип җиткергән ил башлыгы Владимир Путин Сочида Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашучылар белән очрашуда.
Президент әлеге күренешнең төш бомбасыннан хәтәррәк булачагын атаган. Бу хакта “Известия” яза.
Программалаштыру нәтиҗәсендә, кеше гениаль математик, гениаль музыкант, хәрби дә булырга мөмкин — әлеге кеше куркусыз, кызганусыз һәм авыртуларсыз сугыша алачак, дип белдергән.
Путин фикеренчә, якын киләчәктә кешелеккә үсеш һәм яшәеш өчен бик катлаучы чор күзаллана һәм бу, аның әйтүенчә, төш бомбасыннан хәтәррәк булырга мөмкин.
Шул ук вакытта Россия лидеры яңа технологияләр үсешенә каршы түгел. Ул прогресс кешелекне юкка чыгармас өчен әхлак принциплары белән бергә барырга тиеш, дип саный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа