Путин пластмасса шешәләрдә сыра сатуны тыйды
РФ Президенты Владимир Путин күләме 1,5 литрдан артып киткән пластмасса савытларда градусы зур булган сыра сатуны чикләү турында законга кул куйды.
Әлеге тыю сырага гына түгел, пластик материалга тутырылып чыгарыла торган башка алкогольле эчемлекләргә дә кагыла. Закон 2017 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Ә быелның 1 июленнән мондый продукцияне ваклап сатуны тыячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа