Путин Парижда климат буенча конференциядә Эрдоган белән очрашырга җыенмый
Шул ук вакытта Россия Президенты АКШ президенты Барак Обама белән сөйләшүләр үткәрәчәк.
РФ Президенты Владимир Путинның Парижда БМО климат буенча конференциядә булу вакытында Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашуы каралмаган. Бу хакта РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә «Русская служба новостей».
"Эрдоган белән очрашу планлаштырылмый, бу очрашу турында сүз бармый", - диде ул.
Шул вакытта Дмитрий Песков, мөгаен, Парижда Владимир Путин АКШ Президенты Барак Обама белән сөйләшүләр үткәрер, дип әйтте.
Аэропорттан Владимир Путин Ле Буржега юнәлә, анда БМО климатик конференциясе узачак, диде Песков. Чыгыштан соң Путинның ике яклы очрашулары планлаштырылган, эш көне нәтиҗәләре буенча РФ Президенты матбугат конференциясе үткәрәчәк.
«Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа