Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Психологның ярдәме тияргә өлгерми калган

Башкалабызның Авиатөзелеш районында психологка курсларга йөри башлаган 56 яшьлек ханым үз-үзенә кул салган.

Ул үзе яшәгән йортның 15 нче катындагы фатир балконыннан сикергән. Белгечләр әйтүенчә, ул 17 яшендә үк укырга керә алмаган өчен өченче транспорт дамбасыннан Казанка елгасына сикерергә маташкан булган. Танышлары әлеге ханымны гомере буе уңышсызлыклар һәм фаҗигаләр озата баруын әйтә. Әнисе вафат булганнан соң ул туганының баласын күмә (үзенең балалары булмау сәбәпле, ул аны улы урынына күргән була). Шуннан соң озак вакытлар депрессия кичерә. Әлеге фатирда кыз туганы белән бергә яши торган булган. Суицид турында күп сөйли башлагач, туганы аны психологка алып барган. Әмма икенче тапкыр барырга өлгерми калганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса