Прокуратура бурычларын түләткән
Прокуратура басымы белән предприятиеләр эш хакларын бирүдә булган 67 миллион сумлык бурычларын кайтарган.
Узган ел Татарстан предприятиеләренең 20 җитәкчесенә прокуратура тарафыннан 67,4 миллион сум түләргә йөкләтелгән булган. Эш хакларын вакытында түләмәгән һәр очрак буенча административ хокук бозулар турында эш кузгатылган. Шулай ук тагын 135 вак һәм урта предприятиеләрнең дә хезмәт хакларын тоткарлавы ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia