Профсоюзлар әлмәтлеләргә бәйрәм бүләк итте [+ФОТОЛАР]
Быел «Татнефть» ААҖ әлмәтлеләргә байтак бүләкләр ясады. Нефтьчеләр ярдәме белән гамәлгә куелган «Шәһәрдә мәдәни мохит» проектында гына да танылган артистлар катнашында күпме бушлай концертлар, мастер-класслар күрсәтелде. Профсоюзларның һөнәри бәйрәме дә халык белән бергә үткәрелде.
Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында чын мәгънәсендә халык бәйрәме уздырылды. Һөнәри бәйрәмнәрен әнә шулай бергә үткәреп, әлмәтлеләргә һәм калабыз кунакларына күңелле бүләк ясап, нефтьчеләрнең профсоюз оешмасы хезмәт ияләренең яклаучысы, алар белән һәрвакыт янәшәдә булуын янәдән раслады.
«Татнефть» компаниясе профсоюзы Татарстанда иң зур, абруйлы оешмалардан санала. Ул 95 мең эшләүчене, 45 мең пенсионерны, 5 мең студентны берләштерә.
- Узган ел нефтьчеләрнең бердәм профсоюз оешмасына 30 ел булды. Профсоюз комитеты - хезмәткәрләрне эш урынында берләштерүче куәтле көч, ветераннар һәм яшьләр арасындагы элемтә, иртәгә безнең сафларны тулыландыручы студенетлар белән бәйләнеш ул, - дип билгеләп үтте үзенең тәбрикләү чыгышында «Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасары Ринат Шәфигуллин. - Ел саен компания белән ике арада күмәк килешү төзелә. Хезмәт ияләренең гарантияләре, ташламалар язылган төп документ буенча «Татнефть» администрациясе һәм профком зур эш алып бара. Профсоюз оешмасына хезмәт куркынычсызлыгы, ветераннарга ял итү, эшләүчеләрнең сәламәтлекләрен ныгыту, балаларга җәйге каникулларын файдалы итеп уздыру өчен шартлар тудырганы өчен рәхмәт.
Бәйрәмдә рәхмәт сүзләре белдерүчеләр дә, котлаучылар да күп булды. Район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова профсоюз елъязмасының кабатланмас, үзенчәлекле тарихка ия булуын, аның битләренең профсоюзларның хезмәт ияләре өчен җаваплылык тоюлары, тотрыклылык, татулык өчен көрәшүләре хакында сөйләвен ассызыклады. Ул шәһәр үсешенә зур өлеш керткән башлангыч профсоюз оешмаларына район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын тапшырды.
Республика профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова да нефтьчеләрнең көчле хезмәт коллективының мәнфәгатьләрен яклауда профкомның өлеше зур булуын ассызыклады.
Яшьләр белән эшләү «Татнефть» ААҖ һәм профсоюз комитетының өстенлекле юнәлешләреннән санала. Күмәк килешүдә дә ветераннар белән беррәттән аларны социаль яклау турында аерым пункт бар. Моны яшьләр белә, таный һәм рәхмәтле.
- Компания яшьләре якланган, без моны тоябыз,- дип искәртте «Татнефть»нең яшьләр комитеты рәисе Ринат Мамин да. - Боларның һәммәсе дә безгә иртәгәге көнгә ышаныч бирә.

Бүген еш кына профсоюз кирәкме соң ул дигән сүзләрне ишетергә була. Компаниянең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллинның чыгышында моңа җавап яңгырады дисәң дә була. Ул профсоюз хәрәкәтенең тарихын искә төшерде. 1904 елда Бакуда нефтьчеләрнең стачкасы нәтиҗәсендә Россиядә профсоюз хәрәкәте башлана да. Аны хезмәт кешесенең проблемаларын чишү, эш хакларын күтәрү, социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен оештырырга дигән карарга киленә. Профсоюз әле дә хезмәт кешесенең аерылгысз өлеше булудан туктамый.
Гомәр Яруллин эшчәнлекләре белән дә таныштырды. Профсоюзларның нәрсә белән шөгыльләнгәнен яхшырак күзаллау өчен парк буенча төрле палаткалар урнаштырылган иде. Аларда эшнең барлык юнәлеше чагылдырылган күренешләр-гамәлләр урын алган. Күргәзмәләр дә игътибарны җәлеп итте. Бәйрәм барышында "Татнефть»нең 29 нчы спорт спартакиадасында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Барысы да кызыклы булды.
Халык аларның һәммәсен кызыксынып, мәшһүр артистларның концертын карап хозурланды. «Казан нуры» оркестры чыгышы, Рәшит Ваһапов фестивале лауреатлары - моңлы сандугачлар Ришат Төхфәтуллин, Илшат Вәлиев, Гүзәл Җиһаншина, Гөлсирин Абдуллина, шулай ук мәртәбәле конкурслар лауреаты Владимир Васильев һәм башкаларның җырлары озак алкышларга күмелде. Әлмәтлеләр һәм башка районнардан килгән кунаклар рәхәтләнеп артистлар белән фотога төштеләр. Хактан да истә калырлык, онытылмас мизгелләр бүләк иткән чын бәйрәм булды бу!
Ирина Апачаева
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia