Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Татарстан Президенты рәхмәт белдерә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елның 18 сентябрендә узган VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайлауларда актив катнашулары өчен республика халкына рәхмәт белдерде.

«Сайлау участокларына килгән һәм туган республикасын хуплаган барлык татарстанлыларга зур рәхмәт! «Бердәм Россия» партиясе өчен тавыш бирүнең югары нәтиҗәләре - хәзерге хакимияткә һәм социаль-икътисади үсеш юлындагы тотрыклы курска, җәмгыятьтә тотрыклылыкны, милләтләр арасындагы һәм конфессияара татулыкны һәм тынычлыкны саклап калуга ышаныч күрсәтү ул. Без РФ Дәүләт Думасына «Татарстан командасы»н - тәҗрибәле профессионалларны һәм республикабыз патриотларын җибәрәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика Президенты яңа сайланган депутатлар корпусы татарстанлылар мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә нәтиҗәле яклар дигән ышанычын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса