Реклама
РФ Генераль прокуратурасы фамилия алыштыру, югалту яки урлату аркасында шоферлык таныклыгын алыштырырга туры килгән очракта медицина белешмәсе таләп итүләрен гамәлдән чыгаруга иреште.
«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында»гы Федераль законның 23 нче маддәсендә күрсәтелгәнчә, мәҗбүри медицина тикшерүен яки кабат тикшерүен шоферлык таныклыгын тәүге тапкыр алучылар, срогы чыгу сәбәпле правасын алыштыручылар, шулай ук билгеле бер вакыт дәвамында руль артына утыру хокукыннан мәхрүм ителгәннәр генә үтәргә тиеш.
Шулай итеп, фамилия алыштыру, югалту яки урлату аркасында шоферлык таныклыгын алыштырырга туры килгән кешеләргә мәҗбүри медицина тикшерүе үтү зарури түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+