Пенсия яшен арттыру турында закон проекты кабул ителгән
Бу хакта күптәннән сүз бара инде.
Бар кешенең дә пенсия яше артмаячак, бары тик чиновникларныкы гына. Дәүләт Думасы икенче укылышта әлеге закон проектын кабул иткән. Закон 2017 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Закон проекты пенсиягә чыгу яшенең ел саен ярты елга бер артуын карый. Мисал өчен, ир-атларның әнә шулай пенсиягә чыгу яше 65, хатын-кызларныкы 63 яшь тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа