Пенсия буенча сорауларың булса, кайнар линиягә шалтырат
Бүген, 8нче сентябрьдә, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегендә пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлый, дип хәбәр итә kzn.ru.
Пенсия фонды белгечләре пенсия билгеләү буенча кирәкле булган документлар исемлеген һәм башка мәсьәләләрне аңлатачаклар, шулай ук пенсия күләме һәм пенсияне билгеләү буенча мөрәҗәгать итү тәртибенә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.
Сорауларны 9:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр 8-800-100-26-27 кайнар линия телефоны буенча биреп була. Шалтырату бушлай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа