Пенсионерны 50 мең сумга алдаганнар
77 яшьлек пенсионер мошенниклар корбаны булган.
Казанда яшәүче әлеге абзыйга көндез фатир телефонына шалтыратып, улының юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булуын хәбәр итәләр. Таныш булмаган кеше вакыйганы зурга җибәрмәү өчен аннан 50 мең сум сорый. Әти кеше ике дә уйламый, таләп ителгән акчаны үзенең подьездында 25-30 яшьләрдәге билгесез ир-атка чыгарып бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа