Пенсионерлар өчен бәйге игълан ителде
Мәшгульлек үзәге пенсионерларны "Рәхмәт интернетка-2016" Бөтенроссия компьютер грамоталылыгын өйрәнүдәге шәхси уңышлар бәйгесендә катнашырга чакыра.
Анда компьютерда һәм интернетта эшләү алымнарына өйрәнгән, укулар узган 50 яшьтән өстә булган абый-апалар катнаша ала.
Бәйге номинацияләре:
- gosuslugi.ru порталы: катлаулы мәсьәләнең җиңел чишелеше;
- Интернет - дустым һәм ярдәмчем;
- Интернет-эшмәкәр, интернет-эш бирүче.
Эшләр 14 апрельдә кабул ителә башлады һәм 9 октябрьдә генә төгәлләнә.
Бәйгедә катнашу өчен www.azbukainterneta.ru/konkurs сайтында заявка калдырырга кирәк. Аңа конкурс эшен - номинация буенча эссе һәм фотоларны да теркәү мәҗбүри. Җиңүчеләрне махсус комиссия ачыклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа