Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Пенсионерлар автобуста укучыны кыйнаганнар

Иман һәм намус кешенең күңелендә күптән инде юкка чыккан. Рәхимсезлек булган җирдә якты хискә урын юк шул.

Бу көннәрдә дә чираттагы гадәттән тыш хәл күзәтелгән. 14 яшьлек кыз гадәттәгечә 7 сәгатьтә мәктәпкә барырга дип йортыннан чыккан һәм автобуска кереп утырган. Бер мизгелдә укучыны эсселек хисе биләп алган һәм ул форточканы ачкан. Тик якында гына торган пенсионерлар моның белән канәгать булмаган һәм ачы сүзләр юллап, аңа бәйләнә башлаганнар. Эш сүз әйтеп кенә тәмамланмаган, 60 яшьләр тирәсендәге ир-ат гөнаһсыз балага йодрык белән ташланган.
Нәтиҗәдә, зыян күрүче полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Хәзерге вакытта хокук бозучы тоткарланган.

Вакыйга Екатеринбургта күзәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса