Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Пенсионер кырыгалдарның кармагына эләкмәгән

Кырыгалдарларның да уңышсыз көне була икән.

Бу көннәрдә 75 яшьлек ханымның фатирына билгесез кеше килгән һәм медицина техникасы сатып йөрүче итеп таныштырган. Ачыкланганча, ханым бу сазлыкка бер тапкыр баткан булган һәм моның шарлатан икәнлеген бик тиз аңлап алган. Аш бүлмәсенә бер стакан су эчәргә кереп киткән булып, ул полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Кырыгалдарның тәкъдиме белән кызыксынган кыяфәт ясап, шактый озак вакыт дәвамында төрле сораулар биреп утырган. Бер мизгелдә фатирга полиция хезмәткәрләре килеп кергән һәм коты алынган хокук бозучы тоткарланган.
Бу хәл Башкортостанда күзәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса