Паркта чыршы утларын кабызды
Шәһәр паркы әлмәтлеләрнең генә түгел, тирә-як районнарда яшәүчеләрнең дә яраткан урыны.
Бирегә җәен дә, кышын да ял итәргә киләләр. Паркта Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Бәйрәм сәхнәсендә барган театрлаштырылган күренешләр балаларны да, өлкәннәрне дә җәлеп итте. Бәйрәм салют һәм бергәләшеп бию белән тәмамланды. Меңнән артык кеше күңел ачты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа