Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Паралимпия уенчылары өчен Президент аерым ярыш оештырырга вәгъдә биргән

Халыкара паралимпия уеннарына безнең команданы кертмәүчеләр терсәген тешләсен - безнең уенчыларның ярышын карарга үзләре килмәгәйләре әле.

7-18 сентябрьдә Бразилия башкаласы Рио-де Жанейроада узачак паралимпия ярышларына допинг куллануны сәбәп итеп Россия командасын кертүне тыйганнар иде. Белоруссия командасы анда Россия әлемен алып барачакларын белдергәч, халыкара паралимпия комитетында бу адымны бу сәяси протест буларак кабул ителәчәге белән янады.
Олимпиадада җиңүчеләрне кабул иткән Россия президенты Владимир Путин паралимпия уеннарына җыенып та, бара алмый калган спортчылар өчен ярышларны үзебездә уздырылачагын белдерде.
- Анда безнең спортчылар үз осталыгын тулы көчендә күрсәтә алачак һәм җиңүчеләр өчен бүләкләр дә паралимпиянекеннән ким булмаячак, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса