Реклама
Бүген иртән Казан-Оренбург юлының Оренбург өлкәсе Октябрьский районында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
«Лада Калина» автомобиле руле артындагы татарстанлы руль белән идарә итә алмыйча каршы як полосага чыга һәм каршыга килүче ВАЗ-21074 белән бәрелешә.
Нәтиҗәдә «Калина»ның шоферы һәм дүрт пассажиры, шул исәптән 12 яшьлек кыз, шулай ук «җиделе» машинасы шоферы һәм пассажиры - Оренбург өлкәсе Пономаревский районы кешеләре зыян күрә.
Алар барысы да Октябрьский район шифаханәсенә озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+