Олимпия резервында булган балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе ябылырмы? [+ФОТОЛАР]
Интернет челтәрендә Әлмәт шәһәрендә олимпия резервындагы спорт мәктәбе ябыла дигән хәбәр таралгач, район җитәкчелеге ата-аналар белән очрашып, вәзгыятькә аңлатма бирде.
Очрашуга Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов килгән иде. Ул ата-аналар кулына килеп кергән документның бары тик эш кәгазе булуын, әлегә мәктәпне ябу яки күчерү турында сүз бармаганлыгын искәртте.
- Сентябрьдә шәһәрдә президентыбыз Рөстәм Миңнеханов катнашында 50 м бассейнлы зур "Мирас" спорт комплексы нигезенә капсула салынды. Комплекс әзер булгач та, анда бик күп спорт төрләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек булачак. Спорт мәктәбе урынын алыштыру мөмкинлеген дә кузаллыйбыз, тик әлегә төгәл карар юк. Һәрхәлдә бүген яки иртәгә мәктәп ябыла дигән сүз урынсыз, - диде ул.
Балалары спорт мәктәбен үз иткән ата-аналар соңгы вакытта гына да 30 миллион сумлык ремонт ясалган биналарына тимәүне, аның урынын алмаштырмауны сорадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа