Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олимпиада җиңүчеләре – әлмәтлеләр

Нефтьче һөнәренең абруен күтәрү максаты белән 11 апрель көнне политехник техникумы урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларының Бөтенроссия олимпиадасын уздырды.

Биредә Бөгелмә машина төзелеше техникумы, Богырыслан нефть көллияте, Лениногорск нефть техникумы, Нефтекама нефть көллияте, Октябрьск нефть көллияте һәм Әлмәт политехник техникумы студентлары көч сынашты.

Нефтьчеләр башкаласында мондый олимпиада беренче тапкыр үткәрелде. Бөтенроссия урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында нефть һәм газ эшкәртү белгечлекләре буенча олимпиада соңгы тапкыр 2007 елда Томск шәһәрендә уздырылып, анда беренче урынны политехник техникумы яулаган иде. Быел әлеге олимпиада кабаттан яңартылды. Беренчедән, ул яшьләрнең һөнәри белемнәрен камилләштерергә ярдәм итә - техникум җитәкчелеге шушы максатны күз уңында тоткан. Икенчедән, уку йортында Бөтенроссия олимпиадасын оештыру өчен бүген барлык мөмкинлекләр дә тудырылган: "Мәгариф" милли проектындагы җиңүләр, "Татнефть" компаниясе ярдәме белән булдырылган матди-техник база, уку бүлмәләрендәге модельләштерелгән эскизлар, заманча җиһазлар һәм әсбаплар, техникум директоры И.Баһманов билгеләгәнчә, чараны югары дәрәҗәдә уздыруга этәрә.

Олимпиадада барлыгы 24 студент катнашты. Алар "Нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү", "Сәнәгать җиһазларын монтажлау һәм техник эксплуатацияләү" белгечлекләре буенча мультимедиа чаралары кулланып чыгыш ясады. Чараның әлеге өлеше тәмамланганнан соң, яшьләр түгәрәк өстәл утырышында да катнашты, шулай ук техникум белән дә танышты.

Нәтиҗәдә, ике белгечлек буенча да беренче-икенче урыннарга политехник техникумы студентлары Р.Джафаров, Р.Сайфуллин, Т.Мөхәммәтов, С.Созонтов лаек булды. Гомум команда нәтиҗәләре буенча беренчелек әлмәтлеләргә бирелде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250