Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ныклы контрольдә

Район башлыгы Мәҗит Салихов өлешләп һәм авария хәлендәге торакта яшәүчеләр өчен төзелүче торак йортларда булды, алардагы эш барышы белән танышты.

Шулай ук Югары Мактамадагы Мәдәният йорты төзелешендә дә булды. Район башлыгы подряд оешмаларына төзелешне билгеләнгән вакытта тәмамларга кирәклегенә күрсәтте. Объектлар файдалануга тапшырылганда аларның территорияләре дә төзекләндерелгән булырга тиешлеге дә искәртелде. Иске Әлмәттә ташу вакытында су астында калган урамнар да игътибар үзәгендә булды. Мәгълүм булганча, биредә Нахимов, Комсомол, Аграрная урамнары яңартылды, юлларга асфальт салынды. Мәҗит Салихов Подлужная урамын да тәртипкә китерергә әйтте.

Л.Сәхәпова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250