Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һөнәри бәйрәмне каршылап

20 ноябрьдә, Салым органнары хезмәткәрләре көне алдыннан Россия ФНСының Татарстан Республикасы буенча 16 нчы районара инспекциясе актлар залында тантаналы җыелыш булып узды.


Аны ачып, районара инспекция начальнигы Радик Темирбулатов агымдагы елның ун аендагы эшчәнлекләренә йомгак ясады. "10 айда салым түләүләре һәм җыемнар керү 16,8 % ка артты. Төп салымнар һәм җыемнар буенча түләүләрнең тотрыклы рәвештә кереп баруы аркасында фаразланган күләмнәр федераль бюджет буенча 106 % ка, республика буенча 130 % ка, җирле бюджет буенча 105 % ка үтәлде. Салымнар буенча җыю күләме 105 % тан артып китте. Агымдагы датага бурыч күләме 520 млн. сумлап тәшкил итте. Ел башы белән чагыштырганда аның кимү дәрәҗәсе 13 процентка якын тәшкил итә. Контрольлек итү белән бәйле эшләргә йомгак ясаганда шуны билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда өстәмә исәпләүләр 456 млн. сумнан артык булды. Гыйнвардан алып сентябрьгә кадәр 37 меңгә якын камераль тикшерү үткәрелде. Өстәмә рәвештә 130 млн. сумга салым түләүләре исәпләнде. 36 млн. сумы түләтелде инде", - диде ул.
Россия ФНСының Татарстан Республикасы буенча 16 нчы районара инспекциясе үзенең эшләве дәверендә алдына куелган бөтен бурычларны уңышлы рәвештә үтәп бара. Коллектив дәүләт казнасын тулыландыруга лаеклы өлеш кертә. 2011 елда Радик Темирбулатов җитәкчелегендәге инспекция республикада иң яхшы дип табылды. Ул салым түләүчеләргә хезмәт күрсәтү шартларын яхшырту, хәбәрләр җибәрү сыйфатын арттыру буенча зур эшләр үткәрә һәм дәүләт хезмәтләрен үзвакытында күрсәтү өчен тырыша. Бүген Әлмәт муниципаль районында 4,5 меңгә якын салым түләүче салым органнарыннан мәгълүматларны Интернет челтәре аша ала.
"Эшчәнлегегез чорында сезнең инспекциядә эш югары дәрәҗәдә җайга салынган. Сез узган ел иң яхшы дип танылдыгыз. Быел инспекция рейтингта беренче урында ук булмаса да, лидерлар бишлегенә керә (дүртенче урында). Гаять зур эш күләмен нәтиҗәле башкарып килүегез өчен ихлас рәхмәтләремне белдерәм һәм финанс эшләрендә алга таба да уңыш елмайсын өчен "алтын балык" статуэткасын бүләк итәм", - диде үз чыгышында Россия ФНСының ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Галина Щацило.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов салым органнары хез- мәткәрләрен һөнәри бәйрәм- нәре белән тәбрик итте һәм алга таба да уңышлы эшчәнлек теләде. Муниципалитетның салым органнары белән үзара хезмәттәшлеге алга куелган бурычларны үтәүдә уңай нәтиҗәләр бирә, дип билгеләп үтте ул үз чыгышында.
Тантаналы җыелышта үз эшләренең осталары ТР УФНСы, РФ ФНСының ТР буенча 16 нчы районара инспекциясе, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Р.Хәмидуллина Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте
М.Фарукшин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250