Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һөнәре укытучы, күңеле иҗат чишмәсе

Узган атнада Идел буе халыклары китапханәсендә танылган балалар язучысы Лилия Фәрхетдинова белән онытылмас очрашу булып узды.

Бу кичә балаларны язучының иҗаты белән якынрак таныштыру уңаеннан оештырылды.
Гыйбрәтле хикәяләр һәм кызыклы әкиятләрне 2 һәм 7 нче мәктәп укучылары бик яратып тыңлады. Моннан тыш, язучыны икеләтә сөендереп, балалар шактый күп хикәяләрен яттан укыды һәм үз фикерләре белән уртаклашты.

Лилия Фәрхетдинова рус телендә яза башлавын да белдерде. "Ни өчен рус телендә дә яза башладыгыз?" - дип кызыксынып соравыма ул ике дә уйлап тормыйча:

- Элеккеге заманнарда кешеләр җидешәр тел белгәннәр. Мин үзем рус мәктәбендә укыдым, ә татар телен өйдә укып өйрәндем. Шулай булгач, минем йөрәгемә татар һәм рус телләре бертигез якын. Берничә тел белү бер дә зыянлы дип санамыйм. Киресенчә, булдырган кадәр иҗади һәм рухи яктан үсәргә кирәк. Хәзерге балаларны интернет челтәреннән тартып чыгарып, әдәбият хәзинәләре белән таныштыру бик күп көч һәм сабырлык сораганын үзегез беләсез. Мин замана балаларына иярергә тырышам, - дип җавап кайтарды.

Тормышта иҗат серләренә төшенгән, ә мәктәптә укытучы вазифасын үтәгән Лилия сабыйларга нәрсә кирәген яхшы белә. Иҗатындагы барлык күренешләрнең тормыштан алынуы, гади телдә язуы балаларда бик зур кызыксыну хисе уятадыр, мөгаен. Очрашу кичәсенә килгән кечкенә кунакларыбыз бертавыштан: «Сезнең иҗат безгә бик ошый, алга таба да безне шулай куандырыгыз", - дип кыю гына җавап бирделәр.

Хәзерге вакытта Лилия Фәрхетдинова яңа китап чыгарырга омтылып, хикәяләр туплау белән мәшгуль. Бу турыда да язучыдан сорамый кала алмадым.
- Әлегә яңа китап чыгару хыялда гына. Шулай да мин иҗаттан читкә китмичә, аңа тугры калып, алга таба да балаларны сөендерергә уйлыйм, - дип белдерде.

Очрашу ахырына якынлашкач, иҗат әһеле килгән кунакларга рәхмәт сүзләрен юллады һәм истәлеккә дип автограф куелган китапларын бүләк итте.


Гөлназ Фәхриева
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса